Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗтимагый оешмаларда

Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчеләре Актаныш районы өлкәннәре белән очрашты

Өлкәннәр декадасын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев Актаныш авылы ветераннар йортында өлкәннәр өчен өйрәтү-уку чарасы уздырды.

Очрашу барышында тыңлаучылар "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законның төп нигезләмәләре белән танышты. Үзенең чыгышында белгеч шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында мәгълүмат бирде. Кулланучылар хокукларын яклау буенча килеп туган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итү һәм алга таба хәл итү өчен оешманың координаталары, белгечләрнең телефоннары бирелде.

Чара рус һәм татар телләрендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлата торган брошюралар һәм мәгълүмати буклетлар тарату белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев