Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл йөрү кагыйдәләренә хәзер үзәк китапханәдә дә өйрәтәләр

Ә сезнең китапханәгә барып, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әкиятләр, шигырьләр язылган китаплар алып укыганыгыз бармы?

«Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзәк китапханәнең балалар бүлегендә булдылар. Нәниләрне китапханәче апалары ачык йөз белән ягымлы итеп каршылады, керә- керешкә күңелне рәхәтлек биләп алды.

Матур китаплар. Китапханәдә китаплар гына була дип уйласагыз ялгышасыз. Ни өченме? Район үзәк китапханәсенә барсагыз, үз күзләрегез белән күрерсез. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган китаплар гына түгел интерактив уеннар, кызыклы экран- болар барысы да нәк менә безнең үзәк китапханәдә. 


Юл хәрәкәте иминлеге бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова белән берлектә китапханә хезмәткәрләре балалар кызыклы әңгәмә оештырды, аларга кычкырып гәҗит, китаплар укыдылар.

Бу чарада "Ромашка" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Лилия Хисмәтуллина да катнашты, аның  балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә күп еллык стажы бар, педагогның киңәшләре үтемле, туплаган материаллары да бихисап.

Материал ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев