Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актаныш районы Юл хәрәкәте Дәүләт автоинспекциясе җитәкчелеге Аккүз мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашты

Аккүз мәктәбендә Актаныш районы Юл хәрәкәте Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Р. Р. Шәмсиев, профилактика бүлнге җитәкчесе Л. Р. Мөхәмәтова балалар һәм ата -аналар белән түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр. Р.Р.Шәмсиев очрашуга битараф булмыйча килгән барлык ата- аналарга да рәхмәт белдерде.

Р.Р.Шәмсиев презентация белән 2025 елга йомгак ясап чыгыш ясады, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук автомобильгә тюбинг тагып йөрүнең кеше тормышына куркыныч янаганын басым ясап әйтте. Әлбәттә, автомобильгә тюбинг тагып йөрү очраклары юк түгел, ул кешегә адреналин бирә, әмма ахырын уйларга кирәк!

Киемнәрдәге яктылык кайтаргыч элементлар турында очрашу саен сүз алып барыла, ләкин бу элементны бар кеше дә булдырмаган әле.

Профилактика бүлеге җитәкчесе сүзне дәвам итеп, ЮИД эшчәнлегенең максаты белән таныштырды, балаларның иминлеген булдыру- бердәм максат! Кулга- кул тотынып эшләгәндә генә эшебезнең нәтиҗәсе булачак. Әти- әниләргә әзерләнгән анкета бердәм эшчәнлекне ныгыту максатыннан тутыртылды. Белешмәлекләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев