Актанышта Дәүләт Думасына сайлаулар башланды
Бу мөһим

Актанышта Дәүләт Думасына сайлаулар башланды

Россия Федерациясе тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Актаныш районында сайлау участоклары иртәнге сәгать 8.00дә ачылды.

619нчы сайлау участогында сайлаулар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимннары белән башланып китте.

Актанышта Дәүләт Думасына сайлаулар башланды Сайлау участогы ачылышында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.

Актанышта сайлаулар башланды609нчы сайлау участогы рәисе Илназ Хөҗҗәтов сүзләренчә, исемлек буенча биредә 1374 сайлаучы теркәлгән. Алар арасында быел беренче тапкыр тавыш бирү хокукына ия булган 27 яшь кеше дә бар.

— Өч көн дәвамында сайлаулар узачак. Сайлаучыларның актив рәвештә килеп, үз тавышларын бирүләрен көтәбез. Бүген сайлау участогын иртәнге сәгать 8дә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимннары белән ачып җибәрдек, — диде Илназ Хөҗҗәтов.

Актанышта сайлаулар башландыСәламәтлеге яки башка сәбәпләр аркасында сайлау участогына мөстәкыйль килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә каралган. Өйдә тавыш бирергә теләүчеләрнең гаризалары һәм реестры алып барыла.

— 20 сентябрьдә сәгать 14.00дән соң өйдә тавыш бирергә теләүчеләр янына чыгачакбыз, — дип аңлатты сайлау участогы рәисе.

Сайлаучылар өч көн дәвамында, билгеләнгән вакытта, үзләренә уңайлы көнне сайлау участогына килеп тавыш бирә ала.


Нет комментариев