Рамазан Гәрәев: «Сайлауга махсус кайттым»
Бу мөһим

Рамазан Гәрәев: «Сайлауга махсус кайттым»

Актанышта беренче тапкыр тавыш бирүче яшьләр арасында Рамазан Гәрәев тә бар. Ул Актанышта туып-үскән, хәзер Нефтекама нефть колледжының өченче курсында белем ала. 18 яше быел 7 апрельдә тулган.

Рамазан сайлауда катнашу өчен туган ягына махсус кайткан. Ул бу карарын шәхси инициативасы белән кабул иткән.

Беренче тавыш — беренче җаваплылык

— Рамазан, сайлауга махсус кайттыңмы?

— Әйе, сайлауга махсус кайттым. Бу — минем шәхси теләгем.

— Сайлаулар турында кайдан белдең?

— Колледжда сайлаулар булачагын әйттеләр, тавыш бирергә барырга кирәклеген аңлаттылар. Мин дә сайлау участогына килдем.

Рамазан Гәрәев: «Сайлауга үз теләгем белән кайттым»

«Үзгәрешләр яхшы якка булсын иде»

— Беренче тапкыр тавыш биргәндә нинди теләкләр белән килдең?

— Илдә үзгәрешләр булуын телим. Әлбәттә, яхшы якка үзгәрешләр булсын иде. Тынычлык булсын, сугышлар булмасын дип телим.

Рамазан Гәрәев: «Сайлауга үз теләгем белән кайттым»Рамазан Актанышның беренче мәктәбендә тугызынчы сыйныфка кадәр белем алган. Аннан соң Нефтекама нефть колледжына укырга кергән.

Сайлау көнендә туган якка кайту өчен ул колледждан гариза нигезендә сорап киткән.

Яшь сайлаучы өчен бүгенге көн — гражданлык тормышында беренче мөһим адымнарның берсе. Ул үз тавышын биреп, илнең киләчәгенә кагылышлы фикерен белдерде.


Нет комментариев