Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышта җәяүлеләрне бәрдерүләр еш очрыймы?

Мондый юл-транспорт һәлакәте Актаныш районында сирәк очрый торган хәл, бу шатландыра.

2023 елда җәяүлене ике тапкыр бәрдерү очрагы була. Җәяүле — юл хәрәкәтенең иң гади катнашучысы. Һәм игътибарсыз калырга тиеш түгел. Аларның катнашындагы теләсә нинди юл-транспорт һәлакәте фаҗигале булырга мөмкин!!!

Җәяүлеләрне бәрдерү бигрәк тә күп вакытта — торак пунктлардан читтә теркәлә. Уртача 3 юл-транспорт һәлакәте. Шул ук вакытта җәяүлеләрне таптауларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытында туры килә.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең утырышына әзерлек кысаларында Дәүләт автоинспекциясе идарәсе тарафыннан Актаныш районында урам-юллар челтәрен тикшерү уздырылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләр ачыкланган, җәяүлеләр өчен "зебра"ларны, җәяүлеләр кичүен күрсәтүче знакларның яраксызлануы яки дөрес куелмаган булган җирләр билгеләнде. Бу кимчекләрне төзәтергә боерыкланды.

Шулай ук комиссия утырышындагы тагы бер төп бурычларның берсен язып үтик. Районның автомәктәбендә(һәр төркемдә) булуны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймау, анда белем алучыларның хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү, профилактик әһәмияткә ия, пропаганда максатыннан киңәш ителгән фильмнарны күрсәтү, мәгълүмати-пропаганда эшләре уздыруны тәэмин итәргә кирәк. 

Бу сорауларның һәм бурычларның берсе дә үтәмәслек түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев