«Алтынчәч»тә юл кагыйдәләрен өйрәтүдә иң актив гаиләләрне хөрмәтләделәр
«Гаилә- ЮЛ- балалар бакчасы- ТӘРБИЯЧЕ». Шушы сүзләрне берләштереп, «Алтынчәч» балалар бакчасында зур хөрмәткә лаек тәрбияче Әдһәмова Кәдрия Вәсим кызы бик матур чара уздырды.
Әти- әниләр белән юл билгеләрен балаларга өйрәтү, матур шигырь җырлар белән үрелеп барды.
Бәйрәмдә ел дәвамында район ЮХИДИ идарәсе, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова оештырган төрле бәйгеләрдә, видеороликлар ясауда актив катнашучы гаиләләр бүләкләнде. 8 гаилә татар киемле " Я❤️ПДД" дип язылган йомшак уенчык һәм рәхмәт хатларына ия булдылар. 
Бергә бердәм булып,кулга- кул тотынышып эшләгәндә генә яхшы күрсәткечләргә ирешеп була.
Тәрбияче өйрәткән һә бер материал әти- әниләр тарафыннан ныгытылып, алар үрнәгендә балаларда формалаша.
Җәйге чор аеруча да игътибарлык, саклык сорый, чөнки юлларда хәрәкәт көннән-көн арта, юлларда мототехникада күңелсез очраклар теркәлеп тора, бәхетсезлекләр булмасын өчен бергәләп кагыйдәләрне төгәл үтик, юлларда үрнәк булыйк, бер- беребезгә ихтирамлы булыйк.
Ләйсән Мөхәммәтова, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев