Юл йөрү кагыйдәләре — куркынычсызлык нигезе
14 август — Халыкара юл йөрү кагыйдәләре көне. Әлеге дата уңаеннан лагерьда ял итүче балалар Актаныш районы буенча эчке эшләр бүлегендә булып, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде.
14 августта лагерь балалары юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм аларны дөрес үзләштерү максатыннан полиция бүлегенә экскурсиягә барды. Очрашуда Актаныш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең шәхси состав белән эшләү төркеме белгече, полициянең өлкән лейтенанты Рәмилә Фәнис кызы Газизова, Актаныш районы буенча Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Васил Гапделхак улы Вахитов һәм ГБУ «БДД» җитәкчесе Л. Р. Мөхәмәтова катнашты.
Балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы әңгәмә уздырылды, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Шулай ук юл иминлегенә багышланган тематик видеоролик карадылар, полиция бүлегенең музее белән таныштылар. Очрашу барышында юлда үз-үзеңне дөрес тотуның, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен билгеләнгән кагыйдәләрне төгәл үтәүнең мөһимлеге ассызыкланды.
Юл йөрү кагыйдәләре — гади таләпләр генә түгел, ә кеше тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән куркынычсызлык нигезе. Автомобиль йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм пассажирлар кагыйдәләрне төгәл үтәп, юлда игътибарлы һәм җаваплы булганда гына иминлекне тәэмин итеп була. Очрашу ахырында балалар ГБУ «БДД» тарафыннан әзерләнгән «Тетрадь юного участника дорожного движения» басмасын да алып, файдалы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлегенә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев