Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Умырзая» бакчасында профилактик акция: «Юлда күренеп тор»

Бүген иртә белән «Умырзая» балалар бакчасында «Юлда күренеп тор» профилактик акциясе узды.

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бакчаның  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм аларның ата-аналары белән очрашып аларның исәнлеге, иминлеге өчен юлда күренеп торуның никадәр мөһим икәнлеген аңлатты. Иртәнге Кышкы саф һавада флешмоб уздырды, акциядә катнашучыларга аңлатмалыклар һәм яктылык кайтаргыч элементлар таратты.

"Юлда күренеп тор" профилактик акциясенең максаты- балаларга, ата-аналарга юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен өйрәтү, кышкы чорның үзенчәлекләрен искәртеп, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементларны кулланырга тиешлеген аңлату, автомобильләрдә утырып йөргәндә куркынычсызлык каешын һәм балаларны тоткарлау җайланмаларын файдалану кирәклеген искәртү, юлларда һава шартларының үзгәрешләренә игътибар итеп саклыкка өндәү.

Яктылык кайтаручы элементлар яктылык нурларын кире чыганакка кайтарырга сәләтле махсус материаллардан эшләнә. Аларны таккач җәяүлеләрне, велосипедчыларны яктыртылмаган юлда күрү мөмкинлеге арта һәм  юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка килү куркынычы шактый кими.

Көннең караңгы вакытында яки күрү мөмкинлеге җитәрлек булмаган шартларда һәрвакыт яктылык кайтаручы элементларны кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев