Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Куркынычсыз җәй: Балалар китапханәсендә юл кагыйдәләрен үтәү турында сөйләштеләр

Актанышның үзәк балалар китапханәсендә «Куркынычсызлык мәктәбе» проекты кысаларында «Куркынычсыз җәй» дип исемләнгән чираттагы дәрес узды.

Бу дәреснең максаты: балаларнын җәйге чорда үз-үзләрен хәвефсез тоту; террорчылыкка каршы, янгын куркынычсызлыгы, юл кагыйдәләренә өйрәтү. Чарада Актанышның икенче санлы мәктәбенең 6 "Г" сыйныф укучылары катнашты. Актаныш районы буенча “Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау” бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтова Ләйсән Рәдиф кызы юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Ул җәй җитү белән күп кенә балаларның скутер, велосипед, самокатлар һәм мотоциклларга утырып йөрүенә аерым игътибар итте.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган хәлдә бала һәм аның законлы вәкиле нинди җаваплылыкка тартылгынын аңлатты. Китапханәче янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә корды. Балаларга террорчылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән видеоязма тәкъдим ителде. 
Үзенең бар булган тырышлыгын балалар иминлегенә багышлаган Ләйсән Рәдиф кызына киләчәктә дә сүрелмәс дәрт, авыр да, җаваплы да эшендә уңышлар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев