Пучы укучыларына юл кагыйдәләрен ЮХИДИның баш инспекторы үзе өйрәтте
Районыбызда балаларны кече яшьтән юл кагыйдәләренә өйрәтүгә ныклы игътибар бирелә. Чөнки бала вакытта хәтергә сеңдерелгәннәр кешене гомер буена озата бара, онытылмый.
ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиевның Белем бәйрәмендә Пучы мәктәбенә килүе юкка гына түгел. Чөнки авыл зур, урамнарда машина- техника күпләп хәрәкәт итә. Өстәвенә Пучы М-7 трассасына терәлеп тора.
Ренат Радик улы укучыларны Белем бәйрәме белән кайнар котлады. Балаларны юлларда йөргәндә, велосипедка утыргач нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлекләрен аңлатты. Баш юл инспекторы сыйныф сәгате- Куркынычсызлык дәресендә дә катнашып үзенең киңәшләрен бирде, укучыларның сорның сорауларына ачыклык кертте.
Бәйрәм бүләксез буламы соң- Ренат абыйлары балаларга юл йөрү кагыйдәләре турындагы китап- белешмәлекләр, яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев