Такталачык интернат- мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча очрашу булды
Такталачык интернат- мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча очрашу булды. Укучылар «STOP» һәм «Добрая Дорога Детство» газеталары белән таныштылар, яктылык кайтаргыч элементларның ни өчен кирәклеген төшендерә торган видеоролик карап, сорауларга җавап бирделәр.
Юл йөрү кагыйдәләрен укучылар беләләр, әмма аларны төгәл үтәргә, кабатлап торырга кирәк.
Барлык укучылар да "Яшь юл хәрәкәтендә катнашучы" дәфтәренә һәм махсус китапларга ия булдылар.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова алдагы очрашуларда тутырылган эш дәфтәрләрен тикшереп иң матур, пөхтә эшләүчегә бүләкләр тапшырырга вәгъдә итте.
Бу очрашу физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы кысаларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев