Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кеше китә, җыры кала

Якын кешебез истәлегенә

Яңа Җияш авылының хөрмәтле кешесе Харисов Марсель Сәгыйть улы арабыздан китте.

Бу язма минем дәү бабам — Харисов Марсель Сәгыйть улы турында.

Күпләр аны Актаныш районында актив җәмәгать кешесе буларак белә иде. Ул туган авылы Яңа Җияш өчен янып-көеп яшәде, район тормышыннан беркайчан да читләшмәде, үткәрелгән чараларны калдырмаска тырышты. Кайда гына булмасын, кешеләр арасында булды, авылдашлары белән аралашып яшәде.

Аның тормыш юлы җиңел булмаган. Балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Әмма ул тормыш сынауларына бирешмәгән, һәрвакыт нык булып калган. Үзе әйткәнчә: «Үзем дә бирешмим, башкаларны да бирештермим».

Дәү бабам туган авылына хезмәт итүне үзенең бурычы дип санады. Аның тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл булдырылды. Еллар буе «Шифа» чишмәсен карап, чистартып торды. 2024 елда Яңа Җияш авылында ачылган «Рафикъ» мәчете төзелешендә дә актив катнашты.

Күп еллар ул зират хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләде. Бу хезмәт турында сирәк сөйлиләр, әмма ул кешеләрнең соңгы юлга лаеклы итеп озатылуына, тәртипкә һәм хәтергә зур әһәмият бирде.

Олы яшьтә булуына карамастан, ул заман белән бергә атлады. Смартфоннан оста файдаланды, интернет аша яңалыклар укыды, видеошалтыратулар ясады, безнең тормыш белән кызыксынып торды. Аның өчен технологияләр яшьләргә генә түгел, гаилә белән элемтәдә калу мөмкинлеге дә иде.

Ләкин аның иң зур байлыгы — гаиләсе булды. Кадерле тормыш иптәше Сәгыйдә Хәтмулла кызы белән 65 ел иңгә-иң куеп яшәделәр. Алар өч бала тәрбияләп үстергән, җиде онык һәм унбер оныкчык сөю бәхетенә ирешкәннәр.

Мин — аның беренче оныкчыгы Эльвина Шәйхетдинова. Ул һәрвакыт минем белән горурланды, журналист булу хыялымны хуплады, язмаларымны һәм сюжетларымны карап барды. Балачактан ук миңа: «Син холкың белән дәү бабаңа охшагансың», — дип әйтәләр иде. Бүген бу сүзләрнең никадәр кадерле икәнен тагын да ныграк аңлыйм.

Дәү бабам, син үзеңнән соң бик матур эз калдырдың. Сине гаиләң генә түгел, авылдашларың, райондашларың да хөрмәт белән искә алачак.

Без, мин, безнең гаилә һәм барлык якын туганнарыбыз аны чиксез яратабыз, тирән хөрмәт итәбез һәм аны беркайчан да онытмаячакбыз.

Дәү бабам, синең турында якты истәлек йөрәгемдә мәңге сакланыр.

Урының җәннәттә булсын. Рухың шат булсын.

Автор: Эльвина Шәйхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев