Көлеп алыйк, дуслар!
«Көлкетдин почмагы»на рәхим итегезче!
Ире — Алсуга:
— Алсу, мин бик арыдым, сәгать төнге ике бит! Әйдә йоклыйк!
— Өлгерерсең, әйдә тагын берне!
— Без бит унга сөйләшкән идек!
— Әйдә, булгач-булгач унберенчесе дә булсын!
— Мин башка булдыра алмыйм, чынлап әйтәм!
— Булдыра алмыйм, имеш. «Булдыра алмыйм» дип туйга кадәр әйтәләр, мен әйдә!
— Ярый, соңгы тапкыр, бүтән менәрлек хәлем калмады.
— Ярый, соңгысы булыр. Менә тагын бер буй обой ябыштырабыз да, йокларга ятабыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев