Әтиләр көне уңаеннан Актанышның II санлы мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашу узды.
Бүген Актаныш районы ЗАГС бүлегендә «Гаилә мәктәбе» дәресләре кысаларында Әтиләр көненә багышланган очрашу узды. Әлеге чарага Актанышның II санлы мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары чакырылган иде.
Хәзрәт һәм психолог киңәшләре
Очрашу традиция буенча 2011 елдан бирле алып барыла. Бүгенге «Гаилә мәктәбе» дәресләрендә Әҗәкүл мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов катнашып, дин ягыннан киңәшләрен бирде, ә районның өлкән психологы Фәһимә Шәймәрдәнова үзенең тәҗрибәсе һәм киңәшләре белән уртаклашты.
Сабырлык – ныклы гаилә нигезе
«Гаилә мәктәбе» дәресләренең төп максаты – яшьләргә гаилә кору серләрен, аны ничек саклап калу юлларын аңлату. Бүгенге көндә аерылышулар саны арту шартларында гаиләдә иң беренче чиратта сабырлык булырга тиешлеге ассызыкланды. Сабырлык булса, гаиләне һәрвакыт саклап калып була.
Очрашуда шулай ук егет белән кыз чакта бер-берсен яратып өйләнешкән парларның ни өчендер берничә ай яшәгәннән соң бер-берсенең кимчелекләрен күреп, аерылышу дәрәҗәсенә җитүләре турында сөйләштеләр. Моннан чыгып, балаларга кыз чакта ук дөрес тәрбия бирү, аларны чын әни, чын хатын булырга өйрәтү мөһимлеге билгеләп үтелде.
Әби-бабалар тәҗрибәсе – үрнәк
Безнең әби-бабаларыбыз 5, 8 балалы гаиләләрдә үскән, һәм ул гаиләләрдә беркайчан да аерылышу булмаган. Әниләребез кызларына ир-атның гаиләдәге ролен, әти-кешене хөрмәт итәргә кирәклеген аңлатып үстергән. Без дә үз гаиләләребездә шуны сакларга тырышабыз.
Киләчәктә корган гаиләләребез ныклы булсын, ир белән хатын арасы нык булып, балаларыбызны исән-сау үстереп яшәргә язсын иде.
«Гаилә мәктәбе» дәресләрендә укучыларыбызга яшь чакларыннан ук гаилә кыйммәтләрен төшендерергә тырышабыз, – диде ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева.
Гөлфинә Баян кызы очрашу ахырында яшьләребезгә ЗАГС эшчәнлеге турында сөйләде, гаилә корганда һәм балага туу турында таныклык алганда электрон гариза бирү юллары турында аңлатты.
Нет комментариев