23 октябрь көнне Актанышның иске зиратында зур өмә оештырыла. Анда агачлар кисү, зират территориясен чүп-чардан арындыру һәм тәртипкә китерү эшләре башкарылачак.
Әби-бабаларыбыз, якыннарыбыз җирләнгән урыннарны чиста, төзек һәм каралган хәлдә тоту – һәрберебезнең изге бурычы. Бу саваплы эштә авылдашларның бердәмлеге һәм ярдәме аеруча мөһим.
Өмәгә килүчеләргә үзләре белән пычкы, балта, тырма кебек эш кораллары алып килү сорала.
Хөрмәтле актанышлылар! Әлеге изге эштән читтә калмыйк, һәрберебез үз өлешен кертик. Бергәләп зиратыбызны тәртипкә китерик, мәрхүмнәребез рухына хөрмәтебезне күрсәтик!
Нет комментариев