Кыр корабларында- тәҗрибәле механизаторлар!
«Әнәк» агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә бу көннәрдә көзге бодай уңышын урып-җыю бара. Барысы алты комбайн иген диңгезендә йөзә. Кыр корабларында- тәҗрибәле механизаторлар.
Салават Ярмиев «Әнәк» агрофирмасына көн саен Минзәлә районы Тегермәнче авылыннан килеп эшли. Авыл хуҗалыгы тармагы аңа ят түгел. Урып-җыюда комбайнчы буларак унбишенче елын уракка керә. Хезмәт хакыннан, эш шартларынан канәгать. Механизаторларны басуга килеп ике тапкыр тукландыру оештырылган.
Фердинант Закирҗанов үзебезнең район егете. Технология техникумын тәмамлагач, туган авылы Теләкәй басуларында хезмәт куя ул. Агрофирмага эшкә килгәч, гаиләсе белән Әнәктә төпләнә. Башта «Нива», хәзер «Акрос» комбайны белән тугызынчы ел урып-җыю компаниясендә катнаша.
Илнур Гыйндуллин исеме дә райондашларга яхшы таныш. Туган авылы Богадыда озак еллар алыштыргысыз комбайнчы, механизатор иде. Соңгы өч елда «Әнәк» агрофирмасы басуларын иңли. Хәзерге комбайннарның уңайлыгын бәяли белә ул. «Акрос» комбайны кабинасы игенче өчен көйләнгән. Тузан керми, кондиционеры бар, өстәвенә комбайн уракларын үсемлек сабагы биеклегенә көйләргә мөмкин.
- Вакытында яңгыр яугач, быел уңыш яхшы. Көннәр аяз торганда урып-җыю тиз көннәрдә бетәчәк, әлегә тоткарланабыз шул, – ди егерме ел комбайн иярләүче Илнур.
Көзге бодай басуларында эшне тәмамлауга кыр батырларын 222 гектарда язгы бодай, 360 гектарда арпа, бөртеккә дигән 194 гектар кукуруза, 356 гектар көнбагыш мәйданнары көтеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев