Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

Районыбыз игенчеләре язгы чәчүнең яртысын башкарып чыктылар

Язгы һава торышының уңайсыз килүенә карамастан, районыбыз игенчеләре 14 май көненә 28 598 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга өлгерде инде. Бу язгы чәчү эшләренең 48 процентын тәшкил итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, «Нигез» (81 процент), «Чишмә» (74 процент), «Таң», Нур Баян исемендәге (60 ар процент) хуҗалыклар чәчү барышын әйдәүчеләр.

 

Аерым культураларга килгәндә, бөртеклеләрдән арпа 8120, бодай 8602, солы 499, борчак 3646, ясмык 180, кукуруза 230, вика 105 гектарда җир куенына иңдерелде.

Райныбыз кырларында рапс, көнбагыш, горчица, соя, җитен, фацелия- барысы 11 823 гектарда техник культуралар үстерү күздә тотыла.

Терлекләрне кышлатырлык катнаш азык һәм берьеллык үләннәрне чәчү дә бик матур оешып китте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев