Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Динебез календарендә — яңа елга аяк басабыз

Изге гамәлләр белән сугарылган булсын ул!

Бүген кояш баегач 1445 нче елга аяк бастык. Бу мөселман календаренә нигезләнеп.

Һиҗәрт мөселманнар өчен иң кадерле, иң күренекле вакыйгадан санала. Шул елда башлангычлар чынбарлыкка әверелә. Беренче мәчет төзелә, җомга намазы укыла башлый, башка гыйбадәтләр җайга салына. Ислам дәүләтенең нигезе корыла бу мәлдә. 

Ай календаренә караганга яңа ел көне елның елында бер датага туры килми. Ул күчә. Әйткәндәй, Рамазан ае, Корбан гаете көннәре дә күчүе билгеле. Күптән түгел мөселманнар хаҗ кылды, тиешле канун буенча гамәлен үтәп, гомер иткән җирләренә кайтып китте. Башка вакытта анда җир шарының төрле якларыннан килгән иман әһелләре гомрә хаҗын үти. Изге Рамазан аенда кешеләр анда барып гыйбадәтен тиешенчә үтәп кайтырга тырыша.1445нче ел туа, яңа ел мөбарәк булсын! Барыбызга да бу елда ихласлык һәм чиста күңелле булуга ирешүгә омтылырга кирәк. Дөньяда тынычлык булсын, тормышыбыз да алга барсын!

Һәр мөселман шуны сорап дога кыла. Яңа елда яңа шатлык, бәхетле киләчәк телиләр. Без дә шундый теләктә булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев