Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Фытыр һәм фидия сәдакалары турында без нәрсәләр белергә тиеш?

Мөселманнарның ел буена көтеп алган Изге Рамазан ае тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Нәрсә ул фытыр белән фидия сәдакалары? Күләмнәре күпме? Аларны кемнәр һәм кайчан түләргә тиеш?

 

Күп кенә кешеләр бу ике төр сәдаканы бутыйлар. 
Фытыр сәдакасы – Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызның хата-кимчелекләрен, җитешсезлекләрен гафу кылып, кабуллардан әйләсен өчен түләнә торган сәдака. Аны рамазан ае тәмамланырга 1-2 көн кала бирәләр. Әмма моны Ураза гаете башланганчы башкару шарт. Ул хәленнән килгән һәр мөселман өчен фарыз. Фытыр сәдакасы фәкать мохтаҗларга гына бирелә. Ләкин аны хатыныңа яисә иреңә, балаларыңа, әти-әниеңә, оныкларыңа, әби-бабаңа бирергә ярамый. Ә башка мохтаҗ туганнарга бирсәң була. Шулай ук күршеләргә, авылдаш-шәһәрдәшләргә һәм башкаларга...
 
Фидия сәдакасы – ниндидер сәбәп аркасында ураза тота алмаучы кешенең мохтаҗларны ашатуы белән түләнә. Мисал өчен, бер мөселман авыруы сәбәпле рамазан аеның фарыз уразасын тота алмады ди. Терелгәннән соң ул аны ел дәвамында каза кыла. Әгәр дә савыга алмый һәм хәле каза кылырлык түгел икән, димәк, калган көннәре кадәр фәкыйрьләрне ашатып, ураза бурычын түләп бетерергә тиеш була.
 
ТР Мөселманнарның диния нәзарәте билгеләве буенча, быел фытыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә нисаб күләменә ия булучылар өчен – 1000 сум. Фидия сәдакасы – 400 сум (бер көн ураза өчен).  
 
Сәдака биргән кеше укый:
БисмиЛләһир-рахмәнир-рахим.
Раббәнә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Әмин!
 
(Мәгънәсе: Әй, Раббыбыз! Бу сәдаканы бездән кабул ит, дөрестән дә, Син ишетүче һәм белүчесең. Әмин!)

Сәдака алган кеше укый:
БисмиЛләһир-рахмәнир-рахим.
Әллаһүммә тәкаббәл фитратәһү үә сыямәһү үәстәҗиб дүгә’әһү үәгъфир зүнүбәһү үә әккид имәнәһү үә әксир әмүәләһү үә үәффикъһү галә хайри мәкасыйдиһ. Әмин!

(Мәгънәсе: Әй Аллаһы, (бирүченең исеме) фытыр сәдакасын үә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, үә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр һәм аны хәерле максатларына ирештер. Әмин!)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев