Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Көн дә кирәкле дога- Иминлек догасы

Көн дә кирәкле догалар арасында «Иминлек догасы» лаеклы урын алган. Һәр көнне иртәнге якта мөселманнар шул доганы укырга тиеш.

 АЛЛАҺУММӘ ИННИ ӘСЪӘЛҮКӘ ХАЙРА МӘ ФИ ҺӘЗӘЛ ЯУМ ВӘ ХАЙРА МӘ БӘГЪДӘҺҮ ВӘ ӘГУЗҮ БИКӘ МИН ШӘРРИ МӘ ФИҺӘЗӘЛ ЯУМ ВӘ ШӘРИМӘ БӘГЪДӘҺҮ. 

Аның мәгънәсе мондый: “И Раббым, мин Синнән сорыйм бу көннең изгелекләрен. Бу көндә генә түгел, башка көннәрдә дә миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине барча бәла-казадан сакласаң иде”.

Әлеге доганы Пәйгамбәребез с.г.в. һәр көнне кылган.

Аңлаганыбызча, әлеге дога үз эченә бу дөньяны да, ахирәтне дә ала. Мөхәммәд Пәйгамбәребез с.г.в. әлеге доганы һәрдаим кыла торган булган, һәммәбезгә олы үрнәк, төп укытучы булучы Рәсүлебезнең с.г.в. бер хәдисендә “Дөньяда гамәл бар, хисап юк; ахирәттә хисап бар, гамәл юк”, – диелгән бик тирән мәгънәле сүзләр бар. Моннан аңлашыла ки, Кыямәт көнендә җавап тотканда изге гамәл кылып, без үзебезнең хәлне никадәр генә яхшыртырга теләсәк тә, бу мөмкин булмаячак. Шуңа күрә бу хакта инде дөньялыкта ук кайгыртып куярга ашыксак иде. Ә туры юлдан нык атларга исә безгә һәрдаим догалар ярдәм итәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев