Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышлылар Казан тамашачысы алдында имтихан тоттылар

Актанышлыларның горурлыгы - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле оешуга 45 ел тулу уңаеннан, "Олы юллар сызганнарны тамырлардан күреп танырлар" дип исемләнгән иҗат -хисап концерт программасын районыбыз сәнгатькәрләре Казан тамашачыларына Г.Камал исемендәге академия театрында 19 майда тәкъдим иттеләр. "Бу - концерт кына түгел, безнең өчен бу чара...

Актанышлыларның горурлыгы - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле оешуга 45 ел тулу уңаеннан, "Олы юллар сызганнарны тамырлардан күреп танырлар" дип исемләнгән иҗат -хисап концерт программасын районыбыз сәнгатькәрләре Казан тамашачыларына Г.Камал исемендәге академия театрында 19 майда тәкъдим иттеләр.
"Бу - концерт кына түгел, безнең өчен бу чара - якташлар, дуслар, актанышлылар белән очрашу, Актаныш сулышын тою, суларын эчү, Актаныш кырларында үскән икмәгеннән авыз итү, сагыну хисләрен басу дигән сүз", - дип фикерләре белән уртаклашты тумышы белән Иске Байсар авылы кызы Гөлназ Шәрхетдинова. Әлеге фикер бик күпләр өчен уртак иде.


Бәйрәм театр бусагасыннан ук башланды: фойеда районыбыз оешма-предприятиеләрендә җитештерелгән товарлардан, балалар иҗат үзәкләренә түгәрәкләргә йөрүче кыз-егетләр, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр тарафыннан ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. "Акчарлак " ҖЧҖ җәмәгать туклану оешмасы, "Актаныш" рестораны, "Актаныш кулланучылар җәмгыяте", "Актаныш икмәк предприятиесе", "Актаныш - икмәк" җәмгыяте үз икмәк продукцияләрен, казанлыларга искиткеч тәмле һәм авыздан сулар килер дәрәҗәдә ымсындыргыч милли камыр ризыклары: чәк-чәк, гөбәдия, кош теле, катлы пироглар, хәтта тәбикмәккә кадәр пешереп алып килгәннәр.


Шәхси эшмәкәр Г.Авзалов казылыклар, каклаган казлар; "Нептун" ҖЧҖ районыбыз сулыкларында каптырылган, озынлыгы 1,5 метрдан, авырлыгы 20 кг.нан артык дәү тере җәен, ысланган, киптерелгән балыклар; "Майсызландырылган коры сөт заводы" үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим итте. Актаныштан алып килгән ак майны һәрчак көтеп алалар. Бу юлы да шулай булды - әле концертка әзерлек барган чакта ук, театрда хезмәт куючылар майга чиратка тезелделәр.
"Үзәк" ҖЧҖ үзебездә үстерелгән, экологик яктан чиста кыяр-помидорлар һәм 0,5-1,5, 19 литрлы шешәләргә тутырып алып килгән Актанышның Изгеләр чишмәсе суын сатуга тәкъдим итте.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 23 май, 2012 39 (9684) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев