Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры Әлмәттә «Кайтыр өчен китәм» драмасын тәкъдим итте
Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры Әлмәттә «Кайтыр өчен китәм» драмасын тәкъдим итте
Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры Әлмәт тамашачысына моң патшабикәсе, якташыбыз Әлфия Авзаловага багышланган спектакль тәкъдим итте. Язучы, драматург, Актаныш районы Качкын авылында туып-үскән Айгөл Әхмәтгалиеваның "Кайтыр өчен китәм" дип аталган сәхнә әсәрен театр сөючеләр бик яратты, артистларны алкышлар белән сәламләде.
Спектакль зур уңыш белән үтте, тамашачылар актерларның уенын җылы кабул иттеләр, үзләренең фикерләрен социаль челтәрләрдә уртаклашып Актаныш муниципаль драма һәм комедия театрына олы рәхмәтләрен әйттеләр.
Чыннан да актерларның эмоциональ һәм ихлас уены беркемне дә битараф калдырмады. Безнең талантлы артистларыбыз сәхнәдә уйнап кына калмыйча, ике сәгать дәвамында Әлфия апабызның хисләре белән яшәделәр. Язучы Айгуль Әхмәтгалиевага һәм безнең легендар шәхесебезнең истәлеген мәңгеләштерүгә зур өлеш кертүчеләргә, күпсанлы тамашачыларга да зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев