Актаныш муниципаль театры Балык Бистәсе тамашачысына «Өйләнәм! Бетте-китте!» комедиясен тәкъдим итте
Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры коллективы республикабыз районнары буенча гастрольләргә чыкты.
Кайда гына сәхнә тотсалар да артистларыбызны алкышларга күмәләр. Кичә театрыбыз Балык Бистәсе тамашачысына "Өйләнәм! Бетте-китте!" комедиясен тәкъдим итте.

Зал тутырып килгән театр сөючеләр коллективка кайнар алкышлар, күчтәнәчләр белән рәхмәтләрен белдерде. Ә без артистларыбызга хәерле юллар, уңышлы эш сәфәрләре теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев