Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш районы башлыгы «Йолдызлык» йолдызларын юлда очратып изге теләкләрен җиткерде

«Созвездие Йолдызлык»фестивалендә Актаныш йолдызлары кабыначак! Бүген «Созвездие- Йолдызлык» телевизион эстрада фестивалендә бүләкләү тантанасы узачак, анда талантлы якташларыбыз хөрмәтләнүенә без чын күңелдән сөенәбез!

 

Менә алар безнең горурлыгыбыз булган яшь артистларыбыз:

  • "Тамчы"вокаль ансамбле
  •  Эльмир Заһертдинов (вокал)
  • Зәлия Гыйләҗева (вокал)
  • Диләрә Минһаҗева (конферанс)

Безнең якты йолдызларыбыз зур сәхнәләр яуларга һәм тамашачыларны үзләренең осталыклары белән сөендерергә әзер! Аларны ихлас күңелдән иҗат юлының шушы мөһим этабы белән котлыйбыз!

Казанга барганда яшь артистларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та очратып изге теләкләрен җиткерде. Ул балаларны чын күңелдән котлап, аларга уңышлар, илһам һәм яңа иҗади югарылыклар теләде.

Бу фестиваль зур җиңүләргә баскыч булсын, талантлар тагын да яктырак балкысын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев