Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш талантлары «Созвездие-Йолдызлык» фестивале финалында зур уңышлар яулады

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфинал этабы узды. Анда Актанышыбызның яшь талантларын да бүләкләделәр.

 «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестивале ел саен талантлы балаларны һәм яшьләрне берләштерә, аларга үз сәләтләрен күрсәтү, иҗади үсеш алу өчен зур мөмкинлекләр ача.

Фестиваль финалында Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары да лаеклы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә иреште. «Тамчы» үрнәк вокаль ансамбле жюри тарафыннан югары бәяләнеп, 2 нче урынга лаек булды. Ансамбльнең чыгышы тамашачыларда да, белгечләрдә дә зур кызыксыну уятты.

Вокал-соло номинациясендә Зәлия Гыйлаҗева уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынны яулады. Аның башкару осталыгы, сәхнә культурасын тоюы һәм тавыш мөмкинлекләре жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.

Моннан тыш, «Шатлык» бию ансамбле дә фестивальдә актив катнашып, махсус призга ия булды. Аларның чыгышы энергиясе, милли колориты һәм сәхнә хәрәкәтләренең төгәллеге белән аерылып торды.

Әлеге уңышлар — укучыларның тырыш хезмәте, укытучыларның һөнәри осталыгы һәм ата-аналарның ярдәме нәтиҗәсе. Актаныш сәнгать мәктәбе коллективы өчен бу зур горурлык һәм киләчәктәге иҗади җиңүләргә илһам чыганагы булып тора.

Барлык җиңүчеләрне һәм аларның остазларын ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар, иҗади күтәрелешләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев