Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актанышта Россия көне концертлары гөрли

Бүген, 12 июнь — Россия көне, Актанышта бәйрәм чаралары дәвам итә. Пар балдаклар паркында Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары райондашларыбызга эчтәлекле һәм матур концерт программасы белән чыгыш ясый.

Яңгырдан соң сафланган һавада тамашачылар халкыбызның иң яраткан җырларын тыңлап, ихлас ял итә. Чараны алып баручы Рәфидә Наҗарова тамашачыларны бергәләп җырларга, күңел ачарга чакырды.

Россия көне уңаеннан район халкын Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең идарә эшләре буенча урынбасары Фәрит Заһертдинов тәбрикләде:

«Сезне илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе — Россия көне белән котлыйм. Бу — үз илен, тарихын һәм казанышларын хөрмәт иткән, алар белән горурланган халык бәйрәме. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күк йөзләренең аяз булуын, дөньяда тынычлык урнашуын, бер-беребез белән дус-тату яшәвебезне телим. Бәйрәм белән сезне!»

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырылган бәйрәм концерты дәвам итә. Райондашларыбызны әлеге матур чарага кушылып, рәхәтләнеп ял итәргә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев