Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Азат Закиров исемендәге районкүләм бию конкурсыннан безнең репортаж

Бүген, 8 декабрьдә, районның Әлфия Авзалова исемендәге Мәдәният сараенда Азат Закиров исемендәге район бию конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс Бөек Җиңүнең 80, Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Ватан дәшә!» конкурсы кысаларында үткәрелде.

Күренекле биюче, хореограф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Закиров исемен йөрткән конкурс чын талантларны барлый һәм районыбызның көтеп алган мәдәния вакыйгасы ул. Катнашучылар елдан -ел остара, яшьләр, өлкәннәр техник осталык һәм артистлык сәләтен күрсәтеп кенә калмыйча, бию традицияләрен саклау һәм иҗади үстерү буенча да зур эш башкаралар.

Азат Закировның хатыны Зөһрә Закирова да тамашачылар белән бергә конкурс җиңүчеләренең чыгышларын карап, югары бәя бирде. Азат абыйны искә алып, бию сәнгатенең бик авыр жанр икәнлеген әйтеп, районыбызда бу сәнгатьне  үстерүчеләргә,конкурсны оештыручыларга, катнашучыларга, тамашачыларга олы рәхмәтен белдерде. Абруйлы мөслимәбез форсаттан файдаланып, тамашачыларны вәгазьләп тә алды, ирле-хатынлы парларга бер-берсен кадерләп, ә толларга хөрмәт күрәстеп яшәргә чакырды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан шушы конкурста катнашып, җаны-тәне белән биегән, эш көненнән соң вакытларын файдалы уздырган хезмәтчәннәрггә рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операциядә илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең туганнары, ирләре, балаларына рәхмәт белдереп, сугышчыларга сәлам тапшырырга кушты. Киләчәктә матур тормышта, бергәләп яшәргә язсын иде дигән теләген җиткерде. 

Истәлекле кичә җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамаланды.

Ләйсән Газизова, Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев