«Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле әле оешуына бик аз вакыт узса да районыбызда, республикабызда зур танылу алды.
Кичә, 30 август көнне гармунчыларыбыз XXXVIII тапкыр үткәрелүче "Уйнагыз гармуннар" республикакүләм фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, бүләкләнеп кайттылар.
"Баламишкин" халык гармунчылар ансамбле Г.Камал театры янындагы төп сәхнәнең бизәге булдылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров артистларыбызны костюмнарга сертификат белән бүләкләде.

Нет комментариев