Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Актанышлыларны «Җырлы сәяхәт» көтә: Әзерлек зур, артистлар килде, сату һәм уен нокталары эшли

Бүген Актанышлыларны «Җырлы сәяхәт» көтә. «Актаныш» радиосының «Күңел» радиосы дулкыннарында эшли башлавы уңаеннан районыбызда зур концерт узачак.

Инде Әлфия Авзалова каршындагы район мәдәният сарае каршындагы мәйданда концертка тулы әзерлек эшләре бара. Артистлар килде, сату һәм уен нокталары эшли башлады. 

"Күңел" радиосы директоры Лилия Мәхмүтова барлык актанышлыларны "Җырлы сәяхәт"кә чакыра:

- Бу көнне бик озак көттек. Актаныш халкы белән күптәннән элемтәдә. Актанышлылар безнең «Күңел» радиосын онлайн тыңлый иделәр. Ниһаять, безне 90.0 FM ешлыгында да тыңларга мөмкин. Шушы уңайдан «Күңел» радиосы татар эстрадасының йолдызлары белән Актанышта бүген «Җырлы сәяхәт» концертын оештырабыз. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Татар эстрадасының иң якты йолдызларының берсе Илназар да тамашачылар белән очрашуны зарыгып көтә. 

-Иң дәртле җырларымны сезгә башкарачакмын, әйдәгез, бүгенге кичне бергәләп уздырыйк,-ди Илназар. 

Ләйсән Газизова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев