Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Габдулла Тукайның 140 еллыгын каршылап: Күҗәкә авылы халкы республика проектына кушылды

Халкыбызнын бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Шул уңайдан авылыбызда күп кенә чаралар үткәрелә. «Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм проектка безнең китапханә дә кушылды.

Һәр атна саен китапханәдә  Тукай укулары үтә. Бу чараларга балалар бакчасы нәниләреннән башлап өлкән яшьтәгеләр дә тартылды.

Китапханә 10 нчы апрельдән  20 нче апрель көннәрендә "Бу шигырьләрне бөтен дөнья белә" флешмобы оештырды. Флешмобта һәркем катнаша алды. Катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрен  сөйләделәр.

Әлеге флешмобның үзенчәлеге шунда: анда  төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре катнашты. Моның өчен мин мәктәптә, балалар бакчасында, кибеттә, җәмәгать урыннарында булдым һәм  Г.Тукайның  шигырьләрен сөйләргә тәкъдим иттем. Авылдашларыбыз бу чарага да теләп кушылды.

Барлык катнашучыларга Рәхмәт белдерәм һәм сезгә дә тыңларга тәкъдим итәм. Видео

Китапханәче Ләйсән Акмалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев