Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гамил Афзал Ләбиб Леронга премия бирде, “Юморкалар” өчен

Гамил Афзал әсәрләре үзенчәлекле - сүз-сурәт дөньясы бай, үткен акыл-фикерле, аксакалларча зирәк һәм моңсу, иронияле, хәтта усал да... Ә кайчакта Хуҗа Насретдиндай мәзәкчел, шук, тапкыр, халыкчан. Гамил ага үзе юк инде, ләкин якты шигырьләре меңнәрнең күңелен нурландыра, күзләрен ача. Шагыйребезнең тууына быел, ягъни 2016 елның маенда 95 ел тулды. Ә...

Гамил Афзал әсәрләре үзенчәлекле - сүз-сурәт дөньясы бай, үткен акыл-фикерле, аксакалларча зирәк һәм моңсу, иронияле, хәтта усал да... Ә кайчакта Хуҗа Насретдиндай мәзәкчел, шук, тапкыр, халыкчан.
Гамил ага үзе юк инде, ләкин якты шигырьләре меңнәрнең күңелен нурландыра, күзләрен ача.
Шагыйребезнең тууына быел, ягъни 2016 елның маенда 95 ел тулды.
Ә 2011 елда, 21 майда, аның 90 еллыгы уңаеннан, Такталачык авылында иҗат фестивале булып узган иде.
Гамил Афзал премиясе ияләре:
2011 ел - "Минһаж маҗаралары" китабы өчен Туфан Миңнуллин;
2012 ел - "Көлмә кешедән" китабы өчен Фәнзаман Баттал;
2013 ел - "Дөя муены" китабы өчен Марат Әмирханов;
2014 ел - "Шобага: сатира һәм юмор" китабы өчен Әмиржан Моталлапов;
2015 ел - "Ком сәгате" китабы өчен Камил Кәримов.
Премияне гамәлгә куючылар - Актаныш хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге.
15 декабрьдә район мәдәният йортында Гамил Афзал премиясенең алтынчы иясе аталды. Бүләккә якташыбыз - шагыйрь, публицист, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон ия булды. Премияне аңа район башлыгы Фаил Камаев белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев