Яңа елга музыкаль бүләк: Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең «Виртуоз» пианистлар классы концерты
Тылсымлы Яңа ел бәйрәме алдыннан Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбенең «Виртуоз» пианистлар классы укучылары әти-әниләренә онытылмаслык концерт бүләк итте, балаларның чыгышлары музыкаль вакыйгага әверелде.
2024 елның беренче яртыеллыгын йомгаклап мәктәптә яшь музыкантларның уңышларына багышланган чара бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.
Концерт Петр Ильич Чайковскийның атаклы "Щелкунчик» балетыннан музыкаль әсәрләргә нигезләнгән иде. Эрнст Теодор Амадей Гофман әкиятләре белән илһамланып язылгае бу әсәр Яңа Ел бәйрәмнәренең символына әверелде һәм тыңлаучыларны үзенең тылсымлы аһәңе белән таң калдыра.
Укучылар бу шедевраль композициядән өзекләрне, шул исәптән танылган "Чәчәкләр вальсы" һәм Драже феясы биюе кебек танылган фрагментларны зур осталык белән башкардылар. Тамашачылар әкият дөньясына чумды, музыка үзенә бертөрле Яңа ел кәефен тудырды.
Концерт программасында укучыларның парлап башкарган 19 әсәре яңгырады. Бу һәр баланың индивидуаль талантын күрсәтеп кенә кплмады, ә командалы эшнең һәм музыкантлар арасындагы үзара бәйләнешнең мөһимлеген ассызыклады.
Бу музыкаль чараны оештыручы "Виртуоз" пианистлар классы укытучысы Резеда Шәйдуллина мондый концертларның балаларга үз-үзләренә ышаныч һәм сәхнә күнекмәләрен үстерергә булышуын, шулай ук дуслары белән аралашу шатлыгы бүләк итүен билгеләп үтте.
Концертта ата-аналар үз балаларының сәнгать дөньясында нинди адымнар белән алга баруларын күрсәттеләр. Тамашачыларның ихлас алкышлары яшь пианистлар өчен иң яхшы бүләк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев