Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Идел-йорт» төбакара бәйгесендә Иске Кормаш авылы халык театры икенче дәрәҗә лауреат булды

Районыбызның театр коллективлары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ХХII «Идел-йорт» төбәкара конкурсында катнашып, хөрмәтләнеп кайттылар.

Иске Кормаш мәдәният йорты «Нур» театр коллективы «Әрем тәме» спектакле өчен икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллектив диплом һәм 75 мең сум акчалата премия белән бүләкләнде. 

"Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы" номинациясендә  театрыбызның иң яшь артисты Таңсылу Фаррахованың танылуы безнең өчен зур дәрәҗә дип хәбәр итә коллектив артистлары. Өметле сәнгатькәребезгә шулай ук диплом, акчалата премия тапшырганнар.

 Пучы халык театры да фестивальдә дипломант булган. Коллектив диплом белән бергә 20 000 сумлык акчалата премиягә ия булган. Театр сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен Фатхетдинова Регина Ринат кызы "Иң яхшы режиссура" номинациясендә җиңү яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев