Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Илһам остаханәсе»: Балалар сәнгать мәктәбе укучыларына Әлмәт колледжыннан килеп мастер-класс күрсәттеләр

Бүген районыбызның балалар сәнгать мәктәбе өр-яңа проектка старт бирде: «Илһам остаханәсе» кысаларында беренче кунаклар кабул итте. Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжы укытучылары безнең яшь талантларыбызга мастер-класс күрсәтергә килде.

"Илһам остаханәсе" иҗади проектын балалар сәнгать мәктәбенең Әлмәт музыка колледжы белән башлап җибәрүе юкка түгел. Безнең укучыларыбызның күбесе сәнгати яктан талантларын үстерүне нәкъ шушы уку йортында дәвам итә. 

Бүгенге очрашуга колледж укытучылары ныклы әзерлек белән килгәннәр. 

Мәҗлесләр залында аларның барысы да үзләре белән якыннан таныштырып чыктылар, сәнгать мәктәбе укытучыларының сорауларына җавап бирделәр.

 Кунаклар арасында үзебезнең Актаныш кызы да булу олы горурлык.

Динара Акмалова 3 нче курс студенты, республика һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, "Татнефть" хәйрия фонды стипендиаты, "Яшьлек" халык ансамбле солисты. Җыр-моңга мәхәббәтне Динарада әнисе һәм әбисе уятса, беренче музыкаль белемне Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә ала.

Җырчы кызыбыз Лилия Мостафинаның "Тамчы" вокаль ансамбленә йөри, соңрак Джон Мусин сыйныфында вокал буенча укый. 

Динараның хәзерге остазы- Әлмәт музыка колледжның "Вокал сәнгате" бүлеге җитәкчесе Әлфия Нургалиева балалар сәнгать мәктәбе укучыларына халык җырларын башкару буенча мастер-класс күрсәтте.

Мәскәүдә Россия Дәүләт махсуслаштырылган сәнгать академиясен тәмамлап Әлмәт музыка колледжында "Фортепиано" һәм "Эстрада музыка сәнгате" бүлекләрендә укытучы, концертмейстер, Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты Гүзәл Брагина исә фортепиано буенча дәресләр бирде. 

Проект мастер-класслардан тыш остазларның үзара тәҗрибә уртаклашуы, әңгәмә, конференцияләр уздыруны үз эченә ала.

Бүгенге күңелле һәм файдалы очрашу Әлмәттән килгән остазлар һәм аларның студентларының концерты белән тәмамланачак. 

Район балалар сәнгать мәктәбе директоры Айзат Әмиров әлеге чараларның уку елы дәвамында оештырылачагын әйтте. Шулай ук башка бүлекләрдә- уен кораллары һәм рәсем сәнгате бүлекләрендә дә башка уку йортларыннан чакырылган профессионаллар безнең укучыларның сәләтләрен тагы да тирәнрәк ачарга ярдәм итәчәк. 

"Илһам остаханәсе"нең авторы яшь педагог Алсу Баһаветдинова проект нигезендә сәнгать мәктәбенең тарихын өйрәнү, очрашулар оештыру, уку елы ахырында концерт тәкъдим итүне күздә тота. Барлык чаралар китап-альбомда мәңгеләштереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев