Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!

«Бакчачы» кибетенә һәм шәхсән аның җитәкчесе Сәетзадина Дания апага Район мәдәният йорты коллективы исеменнән тирән һәм ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!

Дания апа, Район мәдәният йорты янындагы чәчәклекне бизәү өчен чәчәк үсентеләре белән иганәчелек (спонсорлык) ярдәме күрсәтеп, безгә зур бүләк ясады.

Сезнең ярдәмегез һәм игелекле гамәлегез тирә-ягыбызны тагын да матуррак һәм ямьлерәк итә. Олы рәхмәтебезне кабул итегез!

«Бакчачы» кибетенә алга таба да чәчәк атуын, тугры, ышанычлы клиентлар һәм зур уңышлар телибез. Үзегезгә какшамас сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер юлдаш булсын. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Мәдәният йортыбыз янәшәсендәге матурлыкка керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен тагын бер тапкыр зур рәхмәт!

Хөрмәт белән, Район мәдәният йорты коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев