Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Шаярыш-ярыш» КВН уенының быелгы җиңүчесе- Пучы командасы

Бүген районыбызда традициягә әверелгән «Шаярыш-ярыш» КВН уенының быелгы җиңүчеләре ачыкланды.

«Шаярыш-ярыш» КВН уенында бүген иң-иңнәр көч сынашты. Берсеннән-берсе көчле мәзәкчеләрне, юмор осталарын  район мәдәният йорты сәнгатькәрләреннән торган жюри узган атна дәвамында зона уеннарында сайлап алган иде. 

Сәфәр, Пучы, Киров, Иске Кормаш, Иске Байсар, Богады, Яңа Әлем, Кәзкәй, Яңа Кормаш командаларының чыгышларын карап Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена килгән тамашачылар бер генә мизгелгә дә көлүдән туктап тормагандыр мөгаен. 

Финалчыларыбыз бүгенге зирәклек, тапкырлык һәм мәзәк сүз бәйгесенә аеруча әзерлек белән килгәннәр. Көлке мәҗлесендә берсеннән-берсе актуаль темалар күтәрелде, юморга корылган җавапларда кәнфите дә, тәнкыйте дә бергә барды. 

Нәтиҗәләр- түбәндәгечә: 1 урында 105 балл җыеп Пучы командасы; 2 урын- 98 балл белән Иске Кормаш ; 3 урында 87 балл белән Сәфәр; 4 урында 83 балл туплап Яңа Әлем командасы.

Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев котлады. 

Фоторепортажны әлеге сылтама буенча кереп карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев