«Тамчы»  кызлары һәм егетләре Мөслимдә узган «Ык буйлары» конкурсы җиңүчесе
Мәдәни Актаныш

«Тамчы» кызлары һәм егетләре Мөслимдә узган «Ык буйлары» конкурсы җиңүчесе

Районыбызның яшь җырчылары Мөслим районында оештырылган яшь музыкантларның «Моңлы Ык буйлары» III төбәкара конкурс-фестивалендә катнашты.

              Район балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мостафина җитәкчелегендә вокал белән шөгыльләнүче укучыларның уңышлары мактауга лаек. Кечкенәләр төркемендә Динә Нурлыева, Әминә Зиннурова 1 дәрәҗә, Тимур Фәрхетдинов, Илина Насипова 2 дәрәҗә, Илсылу Маликова 3 дәрәҗә, уртанчылар төркемендә Рузилә Сабирова 2 дәрәҗә, Нәфисә Шәехова 3 дәрәҗә лауреат булып танылдылар. Күмәк чыгышлар да конкурста катнашучылар арасында иң яхшысы булды: "Тамчы" вокаль квартеты һәм "Тамчы" үрнәк вокаль ансамбле 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

               Яшь сәнгать осталарын музыка юнәлешенә профессиональ әзерләгән һәм укучыларның иҗади сәләтен үстерүдәге хезмәте өчен Лилия Реваль кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Нет комментариев