Актанышта юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауга һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланган автомобильче гаиләләр арасында «Буыннар старты» конкурсы узды.
Бүген Актанышта автомобильче гаиләләр арасында «Буыннар старты» конкурсы уза. Быел бәйгедә дүрт гаилә катнаша: Актаныштан Исламовлар һәм Мәрдәновлар, Пучыдан Нуретдиновлар, Яңа Әлемнән Кирамовлар гаиләләре.
Конкурста катнашучыларны Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ренат Шәмсиев, 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Динар Садыйков, «Белая» автомәктәбе инструкторы Илнур Фәйрушин һәм Актаныш район үзәк хастаханәсе табибы Али Мирмахмедов сәламләде.

Алар гаиләләргә бәйгедә уңышлар теләп, юл хәрәкәте иминлегенә, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә һәм гаилә белән бергәләп ярышуның мөһимлегенә игътибар юнәлтте.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова дә бәйгедә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде.
«Буыннар старты» конкурсы Актанышта икенче тапкыр оештырыла. Узган ел бәйгедә өч гаилә катнашса, быел гаиләләр саны дүрткә җиткән. Әлеге конкурс берничә традицион бәйгене үз эченә берләштерә. Элегрәк районда «Автоледи», «Автобабай» кебек ярышлар үткәрелсә, быел аларны бергә туплаган «Буыннар старты» конкурсы оештырылган.
Һәр катнашучыга — аерым сынау
Бәйгедә бер гаиләдән әти, әни, бала һәм әби яки бабай катнаша. Һәр гаилә әгъзасына аерым сынау әзерләнгән. Әти кеше махсус мәйданчыкта автомобиль йөртү осталыгын күрсәтә.
Әни компьютердагы тестлар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен сыный. Бала велосипедта йөрү осталыгын күрсәтә һәм велосипедның төп өлешләрен белүен дәлилли. Әби яки бабайга медицина буенча сорауларга җавап бирә.
Бер катнашучы да бүләксез калмаячак
«Буыннар старты» — гади ярыш кына түгел, ә төрле буын вәкилләрен бер командага туплап, гаилә кыйммәтләрен ныгыта һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгына игътибарны арттыра торган бәйге.
Әлеге чара гаиләләрне берләштерү, төрле буын вәкилләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, балаларда һәм өлкәннәрдә юлда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан оештырылды.
Катнашучылар төрле бәйгеләрдә үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, автомобиль йөртү осталыкларын һәм, иң мөһиме, команда булып эшли белүләрен күрсәтте.

- Ярыш нәтиҗәләре буенча Пучы авылыннан Нуртдиновлар гаиләсе беренче урынны яулады.
- Икенче урынга Актаныштан Габдрашитовлар һәм Яңа Әлем авылыннан Кирамовлар гаиләләре лаек булды.
- Өченче урынны Актаныштан Мәрдәновлар һәм Исламовлар гаиләләре бүлеште.
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарга лаек булган гаиләләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
«Буыннар старты» конкурсы — күңелле ярыш кына түгел, ә юл хәрәкәте иминлегенә игътибарны арттыручы мөһим чара. Мондый бәйгеләр аша балаларга да, өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеге тагын бер кат искәртелә.
Барлык катнашучыларны да уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Юлларда һәрвакыт иминлек, игътибарлылык һәм хәвеф-хәтәрсез хәрәкәт телибез!
Нет комментариев