Пушкин картасының гамәлгә керүе мәдәният һәм яшьләр арасын аеруча җанландырып җибәрде.
Театрлар, ансамбльләр укучылар, студентлар өчен аерым спектакль, концерт программалары тәкъдим итә. Яшь буын милли-мәдәни яшәеш, сәхнә культурасы белән якыннан таныша.

Татар Ямалысы мәктәбенең VIII-IX сыйныф укучылары шушы көннәрдә «Туган як» музеенда экскурсиядә булдылар. Билетлар өчен Пушкин картасы белән түләделәр.
Экскурсия укучыларга, аларның җитәкчеләре-педагогларга бик ошады.
Нет комментариев