Актаныш көрәшчеләре Азнакайда Инсаф Солтанов турнирында өченче урынны яулады
Азнакайда Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары узды.
Азнакайның «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары узды.
Көрәш турнирында Татарстан, Башкортостан, Оренбургтан 210 егет көч сынашты.
Актанышның көрәшчеләр командасы бу бәйгедә өченче урынга лаек булды. Аерым көрәшчеләрнең нәтиҗәләренә килгәндә, Гадел Әнвәров- 1 урын,
Фаяз Салихоа- 2 урын,
Нурсолтан Исхаков- 2 урын.
Гомәр Малихов, Ильяс Шәмсиев, Данияр Фәйзуллин, Арсен Закиров, Сәет Шайхетдинов 3 урынга лаек булдылар.
Спортчыларны уңышлары белән котлыйбыз!
|
|
|
|
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев