Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районы педагогик хезмәткәрләре конференциясе мәктәпләрнең уңышларын барлаучы күргәзмәдән башланды

Яңа уку елы алдыннан Актаныш районының педагогик хезмәткәрләре традицион август конференциясенә җыелды.

Гомуми һәм төп мәктәпләр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү оешмалары конференция эшендә катнашучыларга төрле олимпиадаларда, бәйге, ярышларда ирешкән уңышларын тәкъдим иттеләр.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов коллективларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Хәзер конференция эше Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда дәвам итә. Укытучылар узган уку елына йомгак ясый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев