Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның икенче мәктәбе 17 укучысын олы тормыш юлына озатты

Бүген районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен иң истәлекле бәйрәм- икенче өйләренә әверелгән газиз мәктәпләре, унбер ел белем һәм тәрбия биргән укытучылары, сыйныфташлары белән саубуллаштылар. Актанышның икенче санлы мәктәбенең унберләре дә соңгы кыңгырау бәйрәмен зур түземсезлек белән көтеп алды.

Бәйрәм кичәсенә унберенчеләр ныклап әзерләнгәннәр. 17 чыгарылыш сыйныфы укучысына тугызынчылар да ярдәмгә килгән- мәктәпнең төп белем бирү өлешен 71 бала тәмамлый. 

Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова мәктәп коллективын, әти-әниләрне бәйрәм белән тәбрик итте, имтиханнарда уңышлар теләде. 

Башлангыч, урта, югары звенолардагы иң алдынгы өч укучыга мәктәп директоры Айзат Әмиров дипломнар, бүләкләр тапшырды.
Шулай ук 9-11 сыйныфларда гел "5" билгеләренә генә укучылар, спортта уңышлар казанган егетләр һәм кызлар хөрмәтләнде. 
Рамил Әхмәтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев