Актанышта башлангыч сыйныф укытучылары яңа уку елына бурычлар билгеләде
14 августта «Яшьлек» яшьләр үзәге базасында Актаныш муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе кысаларында башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч мәктәп — уңыш территориясе: кечкенә адымнардан зур казанышларга таба» темасына секция утырышы узды.
Киңәшмә башлангыч сыйныф укучыларының «Без дөньяны ничек танып беләбез» дип аталган проект эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Секция утырышында районның 82 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. Чара барышында юбиляр укытучыларны котладылар, 2025–2026 уку елында башлангыч сыйныф укытучыларының укыту-методик эшчәнлегенә анализ ясалды.
Утырышта башлангыч белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә 2026–2027 уку елына бурычлар билгеләнде, эш планы расланды. Шулай ук чыгыш ясаучылар цифрлы буынны укытуның заманча ысуллары, ясалма интеллектны кем һәм ничек өйрәтәчәк һәм белем бирү процессында ясалма интеллекттан файдалану мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Секция утырышын мәгариф идарәсе методисты Роза Асгатовна Имамова алып барды. Эшлекле форматта узган очрашу укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу, яңа алымнар белән танышу һәм киләсе уку елына бурычларны билгеләү өчен файдалы мәйданчык булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев