Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Җәлил укулары»нда Актанышның 1нче санлы мәктәбе казанышлары нинди?

Бу хакта сез әлеге язмадан хәбәрдар булырсыз. Аны безгә бу уку йорты педагогы Ирина Фәтхелова юллаган.

                                         Бәйгенең  финалына 836 катнашучы узган. Алар арасында райондашларыбыз да шактый. “Җәлил татар телендә” номинациясендә 1нче урынны яулаган Актаныш  1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Илмир Заһертдинов "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә узган Гала-концертта чыгыш ясау хокукына ия булды. (Җитәкчесе - Ирина Риф кызы Солтанова). Казан театр училищесы шәкерте Газиз Хөҗҗәтов һәм Байсар мәктәбенең укытучылары Рамил Җәмигънур улы, Эльвира Дәннур кызы, Лилия Хәмзә кызы, Луиза Гыйлемҗан кызы, Инзилә Хәмзә кызы "Җәлил татар телендә" номинациясендә I урынга; Актаныш муниципаль районының 7нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Илнур Гиздуллин (җитәкчесе Әминә Галимәрдан кызы) һәм Байсар мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары Язгөл Сәдриева, Зәмирә Мурзина, Мәликә Хуҗакаева (җитәкчеләре  Нәзлия Мәхиян кызы, Рамил Җәмигънур улы) "Фронтовик язучылар" номинациясендә II урынга лаек дип табылдылар һәм акчалата премия белән хөрмәтләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев