Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балалар китапханәсендә яңа китаплар

Ә. Гаязов. Мин бәләкәй бит әле! Әлфис Гаязов - сәләтле шагыйрь. Аның әсәрләре көндәлек матбугатта һәрдаим басылып тора, лирик шигырьләрдән торган берничә китабы үз укучысын табарга да өлгерде инде. Нәниләр психологиясен аңлап, белеп язылган, аларның уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын чагылдырган шаян, акыллы һәм гыйбрәтле шигырьләр укучылар күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Р.Вәлиева....

Ә. Гаязов. Мин бәләкәй бит әле! Әлфис Гаязов - сәләтле шагыйрь. Аның әсәрләре көндәлек матбугатта һәрдаим басылып тора, лирик шигырьләрдән торган берничә китабы үз укучысын табарга да өлгерде инде. Нәниләр психологиясен аңлап, белеп язылган, аларның уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын чагылдырган шаян, акыллы һәм гыйбрәтле шигырьләр укучылар күңеленә хуш килер дип ышанабыз.
Р.Вәлиева. Йолдызстан батыры. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрә Резеда Вәлиеваның шаянлыкка, тапкырлыкка нигезләнгән кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләре туган илгә мәхәббәт хисе, табигатькә сакчыл караш тәрбияли, хайваннарны һәм кош-кортларны рәнҗетмәскә, олыларны ихтирам итәргә өйрәтә.Мавыктыргыч әкиятләр ялкаулыкны, көнчелек һәм куркаклыкны хурлый, батырлыкка, тырышлыкка дан
җырлый. Шагыйрәнең туган иленә, халкына, аның батыр улларына багышланган поэмалары күңел сафлыгына, рухи матурлык, батырлык һәм ватанпәрвәрлеккә мәдхия булып яңгырый.
Ленар Шәех. Алдамыйм! Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр.
А. С. Пушкин. Әкиятләр. Бу җыентыкта әкиятләр ике телдә: русча һәм татарча бирелә.
Альберт Гадел. Кырлай кызы Айсылу. Әлеге китапка авторның төрле елларда язылган пьесалары һәм балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде.
Солтан Шәмси. Ут хәйләсе. Язучы, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Солтан Шәмсинең "Ут хәйләсе" әкиятендә Кояш-ата белән Җир-ана балалары Урман, Агымсу, Һава, Кеше һәм Ут арасындагы мөнәсәбәтләр яктыртыла.
Хәрефләр. Дидактик материаллар: карточкалар."Хәрефләр" дип аталган дидактик карточкаларда хәрефләр, татар алфавиты, төсле рәсемнәр, җөмләләр, мавыктыргыч биремнәр бирелгән. Балалар карточкалардан файдаланып, сузык авазларын һәм тартык авазларын аерырга, хәрефләрне дөрес итеп әйтергә һәм язарга, сүзләрне иҗекләргә бүлеп укырга, җөмләләр төзергә өйрәнәләр.
"Мин өйрәнәм" сериясе. Эльмира Шәрифуллина. Китапта авторның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары, сценарийлары, әкиятләре, хикәяләре, табышмаклары һ.б. әсәрләре тупланды.
Казлар аккошлар: рус халык әкиятләре.
А.Әхмәтгалиева. Мин гашыйк булдым. Балалар өчен повесть һәм хикәяләр.
Әдәби Чаллы. Чаллы шәһәре Язучылар оешмасы каршында эшләп килүче "Ләйсән" әдәби-иҗат берләшмәсенең 50 еллык юбилее уңаеннан төзелгән бу җыентыкта Чаллы төбәге язучыларының кыскача биографияләре, төп басма китаплары исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат, кайбер иҗат үрнәкләре бирелә.
Л. Шагыйрьҗан. Кәрәз төбе каты бал... Җыентыкка кертелгән шигырьләрнең тематикасы бик киң. Автор Ватан, туган тел, милләт турында эчке бер горурлык һәм уйланулар уята торган әсәрләре белән игътибарны җәлеп итә.
Л. Мөгътәсимова. Кыл уртасы. Яшь шагыйрә Ләйсән Мөгътәсимованың беренче китабына заман рухын җан аша үткәреп язган шигырьләре тупланды.
Илдус Гыйләҗев. Назга сусау. Шигырьләрдә җир кешесенең хезмәтенә ихтирам һәм олылау, милләт язмышы, аның гамь-борчулары, мәхәббәт хисләре, теләк-омтылышлары чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев