Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген Актаныш районының фән олимпиадасы җиңүчеләрен котладылар

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда “Олимпка юл”, республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды.

Фән олимпиадаларында зур җиңүләргә ирешкән алдынгы укучыларыбыз — бәйрәмнең төп сәбәпчеләре. Алар башкаларны белемгә омтылышлары белән сокландыралар, районыбыз данын республикабызда гына түгел, ә Бөтенроссия дәрәҗәсендә күтәрәләр.

Җиңү юлының мәктәп елларыннан башлануын олимпиадада катнашучы һәр укучы аеруча яхшы аңлый. Фән олимпиадалары бер яктан укучылар арасында сәләтлеләрне ачыклау, аларның сәләтләрен тагын да ныграк ачу мөмкинлеген бирсә, икенче яктан шәхсән укучы өчен олимпиада хәрәкәте киләчәккә таба үз көче белән ярган юл башы да булып тора.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова олимпиада җиңүчеләрен котлар алдыннан 2023-2024 нче уку елындагы олимпиада хәрәкәтенә йомгак ясады, җиңүләргә ирешкән укучыларга, аларның укытучыларына, ата-аналарга олы рәхмәтен белдерде.

Олимпиада җиңүчеләрен, призлы урыннар яулаган яшь райондашларыбызны район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләп дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырдылар. Җитәкчеләр котлау чыгышларында олимпиадада катнашу, анда югары нәтиҗәләргә ирешүдә укучы, укытучының зур хезмәте, тырышлыгы ята, хезмәт сөю, башлаган эшеңне ахырына җиткерә белү, җиңүгә омтылыш һәм башка шәхесне үстерә торган сыйфатлар тәрбияләнә, дип билгеләп үттеләр. 

Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле- районның ел укучысын игълан итү булды. «Ел укучысы-2024» исеменә 12 төрле олимпиадада катнашып призер һәм җиңүче- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернатның 9 сыйныф укучысы Шакирова Лиана лаек дип табылды. Лиана үзенең уңышларга ирешүендә зур терәк булган әти-әнисе, укытучыларына рәхмәт белдерде. Бүләкләрне дә Лиана Шакирова сәхнәгә әти-әнисе белән бергәләп чыгып алды.

Чуракай, Меңнәр, Татар Ямалы, Иске Кормаш, Такталачык, Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәпләре олимпиадада катнашудагы уңышлары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 2 урында Теләкәй, 1 урында Байсар һәм Мари Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәпләре. 
Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Рәхмәт хаты белән Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы бүләкләнде. 3 нче урында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты коллективлары, 1 урында аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 Актаныш урта мәктәп коллективы. 

Гран-Прига Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернат коллективы лаек булды. Мәктәп директорлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.

Фән олимпиадасы җиңүчеләрен котлау тантанасын районыбызның яшь сәләтләре үзләренең матур, дәртле җырлары, биюләре белән ямьләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев