«Ел укытучысы — 2026»: Актаныш районында һөнәри конкурска старт бирелде
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә тантаналы төстә ел саен үткәрелә торган «Ел укытучысы» педагогик осталык конкурсы ачылды.
Быел мактаулы исем өчен 30 талантлы укытучы көрәшәчәк. Конкурс- гади бәйге генә түгел, тәҗрибә уртаклашу, инновацион методикалар күрсәтү мәйданчыгы да.
Конкурс сынауларын Иске Байсар мәктәбенең инглиз теле укытучысы Эльвира Мурзина ачып җибәрде. Эльвира Даннур кызы 8А сыйныфында дәрес бирде, соңыннан мәртәбәле жюри каршында үзанализ ясады.
«Ел укытучысы – 2026» муниципаль конкурсы быел да үзенең күпкырлылыгы, югары таләпләре белән аерылып тора. Бәйге өч төп номинация буенча үткәрелә:
— «Ел укытучысы» — әлеге номинациядә педагогик стажы 5 елдан артык булган 18 укытучы катнаша;
— «Педагогик дебют» — педагогик эшчәнлегенә 3 елдан ким булган 3 яшь белгеч көч сынаша;
— «Башлангыч класслар укытучысы» — бу юнәлештә 9 педагог үз осталыгын күрсәтә.Бәйге дүрт көн дәвамында Актанышның 1 нче мәктәбе базасында уза. Конкурсантлар ике төп сынау – Ачык дәрес һәм Осталык дәресе уздыра.
Әлеге этапларда үзләрен иң-иң итеп күрсәткән укытучылар финалга – педагогик интервью этабына чыга. Интервью барышында алар үзләренең педагогик алымнары, методик карашлары һәм уку-укыту процессын яңача оештыру юллары турында сөйли.
Оештыручылар билгеләп үтүенчә, «Ел укытучысы» бәйгесе — һөнәри даирәдә иң абруйлы һәм иң катлаулы сынауларның берсе. Ул укытучы һөнәренең югары миссиясен, иҗади эзләнүләр һәм инновацион карашның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклый. Барлык катнашучыларга да зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев