Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“ҺӨНӘРИ ДЕБЮТ – 2023”: УКУЧЫЛАР БУЛАЧАК ПРОФЕССИЯЛӘРЕН САЙЛЫЙ

Актаныш районының урта һәм гомуми белем бирү мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия укучылары арасында “Профдебют” районкүләм конкурсы 6нче ел рәттән гамәлләштерелә.

                                        Актаныш технология техникумы “Ресурс үзәге” статусында, бу әлеге конкурска+ мөмкинлекләрне мулдан бирә. 
Монда егетләр “Төзелеш эше”(кирпечтән стена өю, стенаны штукатурлау), “Эретеп ябыштыру”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенцияләрендә гамәли һәм теоретик яктан белемнәрен сыныйлар. Ә кызлар исә пешекчелектә осталыкларын күрсәтәләр. Алар һәркемнең бик яраткан ризыгы булган тәмле пиццалар пешерделәр. Әлбәттә, телеңне йотарлык булды. Шулай ук, бухгалтерлык хисабы юнәлеше буенча да бәйге бар. Конкурс 2 көн дәвам итә.


Ландыш Шәмсунова, Актаныш технология техникумы директоры:


Бу конкурста 9нчы сыйныф укучылары катнашалар. Бер көнгә сыешып бетмәү сәбәпле, ике көнгә бүлдек. Халыкара стандартларга туры килгән мәйданда уза. Мәктәп балалары бик яратып кабул итәләр. Безнең техникум – һөнәри юнәлеш, эшче һөнәрне сайлауга өндәү ясый. Бу ярышлар укучыларга киләчәктәге профессияләрен сайлаганда бик нык ярдәм итә. Алар тезхникумыбызда укытыла торган һөнәрләр белән танышалар, бу профессияләр Россия күләмендә бик кирәкле, алар “ТОП-50” кергән. 
Алдагы елларда безнең шушы конкурска килеп, безнең база, мәйданнар белән танышып техникумны үз итәләр. Техникумга гашыйк булалар, безгә укырга киләләр. 


Катнашучыларның үзләре белән дә сөйләшеп алдык. Күбесе әлегә нинди һөнәр иясе булуы хакында ныклап уйлап бетермәгән. Әмма һәрберсенең конкурста эшләгән чакларында – кызыксыну, эшче һөнәргә хөрмәт чагыла иде һәм иң мөһиме тырышлык. “Чаткылардан кабына ялкын” диләрме әле, әлеге егет-кызларның профдебютлары да киләчәк һөнәрләренә яхшы йогынты ясамыйча калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев