Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа уку елы алдыннан: Технология укытучылары киңәшә

Бүген Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбендә технология (кызлар) укытучыларының район семинары узды.

 

Очрашу эшлекле сөйләшү, чыгышлар, мастер-класслар белән аралашып барды. Педагоглар 2023-2024 нче уку елына гомуми белем бирүнең яңартылган стандартларын куллану буенча үзара тәҗрибә уртаклашты.

Актаныш районы мәктәпләренең технология укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Богады мәктәбе укытучысы Лениза Фәттахова безгә семинардан фотосурәтләр җибәргән.

-Очрашу эшлекле сөйләшү, чыгышлар, мастер-класслар белән аралашып барды. Килгән укытучылар эшләрендә  кулланырдай файдалы мәгълумат, борчыган сорауларга жавап алды,- ди Лениза Динәвис кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев